татарча езләгеч

төрле башқа те̄мылар

татарча езләгеч

Хәбәр qdinar » Чәр апр 21, 2010 20:42

татарча езләгеч: http://izlaw.tmf.org.ru/ . мин йасадым.
http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=670 дән копийәләп йазам:
Мин беренче татарча эзләвеч ясадым, менә ачам!
Әмма анда хәзер 2010-04-02 12:09 да 6 гына бит индексацияләнгән-актарылып куелган әле.

http://izlaw.tmf.org.ru/

"беренче" дигәнем шул мәгънәдә: "китаплар" дип эзләгәндә "китапка" дигән сүзле бит тә табыла.
әмма татар хәрефләре белән эшли белә торган эзләвечләр бар инде, әмма алар "китаплар" дип эзләгәндә "китаплару", "китаплара" дигәнне генә табалар, ягъни урыс теле кушымчалары белән, бу мисалда бу мәгънәсез, юк сүзләр, кайвакытта гына файдалы була: "ат" дигәннән "аты"ны тапса мәсьәлән.
мин бу эзләвечтәге алгоритм белән үзем ясаган "кукмара ру" сайты өчен эзләвеч ясаган идем.
хәзер менә барча татарча сайтлар өчен ясадым.

12:20 дә язам :
тагын бу эзләвечнең сыйфатлары:
табылган битне эзләвечнең архивыннан карап була, бу ул бит үзе ачылмаса файдалы.
бу эзләвечтә нәрсәләр эзләнгәне язылып бара, аларны һәркем карый ала. > 12:34 : хәзерге гадәттәге эзләвечләрдә аларның иң ахыргылары гына күрсәтелә. ә монда бөтенесе язылып кала. <
табылган бит исемлегендә битнең зурлыгы, адресы, рейтингы, тәрәз башлыгы, сакланган вакыты күрсәтелә.
хәзерге гадәттәге эзләвечләрдән аермалы буларак, монда сакланган битләр вакытлыча кэш кына түгел, ә архив. вакыт үткәч бетми, ә сакланып кала. мондый сыйфатлы бер генә сайт беләм - "архив орг", анда сирәк битләр кенә эләгә, татарчалары бигрәк тә сирәк бугай, чөнки аларның дөнья күләмендә рейтингы кечкенә, шуңа күрәдер. >17:17 : бу мин ясаган архивның "архив орг" тан аермалы кимчелеге: монда стиль, рәсем файллары кебек кирәкле файллар сакланмый, ә коры html гына.<
бу эзләвечнең начар сыйфаты, хәзерге гадәттәге эзләгечләргә караганда җитешсезлеге: табылган битләр исемлегендә бит адресы янында ул битнең кайсы төшендә нинди сүз табылганы күрсәтелми.
бу өстәмәне 12:33 тә язып бетердем.
март-4 14:35 :
кемдер, Белем авторыдыр диеп уйлыйм, "язу" һәм "язу" эзләп караган. болар төрле нәтиҗә чыгара. аларның исәпкә алынуы бу алгоритм белән эзләгәндә бик кирәк тә түгел.
бу эзләвеч нәтиҗәләрендәге ул "рейтинг" ул сайтның гомуми рейтингы түгел, ә шушы сорау буенча гына. монда гугыл пиар, яндекс тиц шикелле гомумән дәрәҗә рейтингы бөтенләй юк, бу битнең сорауга туры килүен аңлата.
март-9 8:18 : тагын бу эзләвеч беренче 15 нәтиҗәне генә чыгара хәзер. мисал: [url=http://izlaw.tmf.org.ru/izlaw.php?soraw=китап]http://izlaw.tmf.org.ru/izlaw.php?soraw=китап[/url] . моның хәзерге күренешен, төгәлрәге кичәгесен, хәзер бизәлеше кичәге шикелле, әмма нәтиҗә исемлек үзгәргән, саклатып куйдым: http://qdb.tmf.org.ru/internettansaqlatolg...3%99%D2%AF.html .
qdinar
Сайт админы
 
Хәбәрләр: 284
Теркәлгән: Шим окт 20, 2007 11:26

Кайтырга төрле башка темалар

Форумда кем бар

Бу форумны хәзер: теркәлгән кулланучылар юк кулланучы һәм 8 кунак карый